2015 елның 9 июнендә XXI гасырда төзелгән Россиянең беренче шәһәре Иннополисның рәсми ачылышы тантанасы узачак.
Тантаналы чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров, РФ мәгариф министры Д.В.Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, Иннополис шәһренең мэры Е.А.Иванов катнашачаклар.
Чарада катнашырга шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев чакырулы.