Татарстанның Министрлар Кабинетында "Халык контроле" системасының эшчәнлеге турында сөйләштеләр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Видеоконференц-элемтә аша аның эшендә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Хөкүмәт башлыгы киңәшмәне ачып җибәреп, әлеге системага ихтыяҗ зур булуын ассызыклады, моны саннар да дәлилли. Ул агымдагы елның 5 ае эчендә 11 мең 714 белдерү урнаштырылганын билгеләп үтеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләрнең 22 процентка күбрәк булуын шәрехләде. “Бу саннар эшебезнең кирәк булуын дәлилли. Система тулы куәтенә эшли башлады. Кызганычка каршы, хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны 60 процент кына, бу күрсәткеч безне сөендерми. Аларның күбесе сезон факторына бәйледер дип ышанып калыйк, чөнки юл төзелеше, юлларда ремонт, төзекләндерү, башлыча, җәйге чорга туры килә. Шуңа күрә икенче, өченче квартал нәтиҗәләре яхшырак булыр дип өметләник. Моңа игътибар юнәлтүегезне сорыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт җитәкчесе ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына лимит кысаларында эшне раслаганда, беренче чиратта, “Халык контроле” системасында “Планлаштырылган” бүлегендәге мөрәҗәгатьләргә игътибар бирүне сорады. 

Төп доклад белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәракшин чыгыш ясады. Ул системага быел май аенда өстәлгән яңа категорияләрне атап узды – алар хезмәт сагы таләпләрен бозу, хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, законсыз карьерлар, федераль һәм республика юлларын карап тоту һәм ремонтлау, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау.

2015 нче елның июнь-июль айларында системага “коррупция” юнәлеше буенча 17 категория, шулай ук сукбай хайваннар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мәдәният, спорт объектлары эшчәнлеге категорияләрен өстәү ниятләнә.

Азат Мөбәракшин белдергәнчә, агымдагы елның май аенда системага 4153 белдерү урнаштырылган. Мөрәҗәгатьләрнең 44 процентына “заявка хәл ителгән” статусы бирелгән.

Министр урынбасары докладында, шулай ук, бастырылган мөрәҗәгатьләр саныннан үтәлү вакыты чыкканнарының өлеше буенча министрлык һәм ведомстволарның, муниципаль берәмлекләрнең рейтингын тәкъдим итте. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Биектау, Тукай, Балык Бистәсе, Әлки районнарында үтәлү срогы чыккан белдерүләр ачыкланган. Башка районнарда хисап чорында үтәлү вакыты чыккан мөрәҗәгатьләр юк.

Алга таба Азат Мөбәракшин мөрәҗәгатьләрнең гомуми санынннан хәл ителгәннәренең өлеше буенча мәгълүмат җиткерде. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләре тиешледән аз булган оешмаларга һәм ведомстволарга Илдар Халиков бу юнәлештә эшне җанландырырга күрсәтмә бирде. Ул хәл ителми калган мөрәҗәгатьләрнең сезонлы эшләргә бәйле булу ихтималлыгын да искәртте, тик алга таба моңа ташлама ясалмачагы хакында кисәтте. Хәл ителмичә калган мәсьәләләр буенча кичектермичә турыдан-туры йөкләмәләр бирергә боерды.

Мөрәҗәгатьләр буенча мәсьәлә 100 процент дәрәҗәдә хәл ителгән районнардан Саба, Мөслим, Чүпрәле, Мамадыш муниципаль берәмлекләре мактап телгә алынды. Алабуга, Әгерҗе, Кукмара, Баулы муниципаль берәмлекләре, шулай ук, бу мәсьәләдә уңай мисал булып тора. Югары Ослан, Азнакай, Нурлат, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш, Зәй районнарында вәзгыять мактанырлык түгел. Май ае дәвамында бөтенләй бер мөрәҗәгать теркәлмәгән районнар да бар – Апас, Кайбыч, Тәтеш муниципаль берәмлекләре.

Илдар Халиков халык мөрәҗәгатьләре буенча “нигезле төстә кире кагу”ларның өлеше гомуми белдерүләрнең саныннан 2-3 проценттан артмаска тиешлегенә игътибарны юнәлтте. “Нигезле төстә кире кагуларның өлеше кимүе – уңай күренеш. Мөрәҗәгатьләр арасында бит күпчелек халыкка уңайсызлык тудырганнары да бар”, - диде ул. Әйтик, Казан буенча урнаштырылган 2151 мөрәҗәгатьнең 38е генә кире кагылган. Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Лениногорск, Бөгелмәдә дә шикаятьләрне кире кагулар аз күзәтелә. Югары Ослан бу мәсьәләдә аксый.

Киңәшмәдә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгышында халык мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләне хәл итү вакытын нигезсез төстә озакка чигерүләргә мисаллар китереп узды. Ул китергән мәгълүматлардан чыгып, кайберләре буенча үтәлү вакыты артык озакка кичектерелүе хәтта көлке тоела. Әйтик, Нурлат Башкарма комитеты йорт ишегалларының берсендә балалар өчен гап-гади ком мәйданчыгын, берничә таган, утыру өчен эскәмия кую кебек эшне дә 2017 нче елның 31 нче маена (!) үтәүне билгеләгән. Илдар Халиков бу мисаллардан чыгып, мөрәҗәгатьләр буенча мәсьәләнең вакытында үтәлү әһәмиятенә басым ясады.

Премьер-министр киңәшмәне тәмамлап, “Халык контроле” системасы буенча июнь аена һәм, гомумән, беренче яртыеллыкка йомгак ясауга багышланган киңәшмә уздырылачагы турында хәбәр итте. Муниципаль берәмлек башлыкларына барлык программаларга игътибарлы булырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International