Май аенда “112” шалтыратуларны эшкәртү үзәге операторлары тарафыннан бөтен республикадан 186 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән, аларның 35 процентында гына ашыгыч оператив хезмәтләрнең тыкшынуы таләп ителгән. Ашыгыч хезмәт чакыруның сәбәбе, башлыча, сәламәтлек торышы начараю белән бәйле – 30 процент, җәмәгать тәртибе бозылу һәм юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр – 18 процент, мөрәҗәгатьләрнең 5 проценты янгын хезмәте өлешенә туры килгән.
Оператор җавабын көтү буенча уртача вакыт 6 секундны тәшкил иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 27 процентка якын өлеше ашыгыч хезмәтләрнең комплекслы тыкшынуын таләп иткән.