Бүген "Байтик" компьютер лагерендә 9нчы IT-jump фестивале узды. Чара бишенче ел рәттән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм казан ИТ-паркы белән берлектә үткәрелә.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы балалар бакчаларына балаларны кабул итү, гаризалар кабул итү муниципаль хезмәте тәкъдим итү сораулары буенча эксперт комиссия кысаларында Татарстанның Балтач муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы «IT-чемпион»-2015 республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы 2016 елның 4 февралендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә.
«Ростелеком» оешмасы Казанда бүлекчә ачачак. Казан – медицина мәгълүмати системалар үстерер өчен стратегик мөхим регион.
Бүген Иннополиста инновацион өлкәдә “Сколково” фонды белән хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде. Әлеге документлар РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельбергның Иннополиска визиты кысаларында рәсмиләштерелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Егор Иванов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар озата йөрде.
8-11 сыйныф укучылары ИТИС Югары мәктәбе ITJump WinterCamp чарасына катнашырга чакыра. Чара 2015 елның 26-29 декабрь көннәрендә КФУның ИТ-лицеенда узачак.
Дәүләт региональ медицина системаларын булдыру һәм үстерүгә багышланган пресс-конференциягә чакырабыз.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы нигезендә WorldSkills Russia чарасына әзерләнү буенча компетенция регионара үзәге ачылачак.
Бүген казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов һәм ТР Президентының эчнке сәясәте сораулары буенча идарәнең җәмәгати-сәяси хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Юрий Беляков гуманитар һәм социаль икътисади фәннәр кафедралары җитәкчеләре белән очрашты.
РФ Президентының 2013 елның 26 апреленнән 935 нчы номерлы боерыгы буенча РФ Коституция көненә багышланган бөтенроссиякүләм гражданнар кабул итү көне үткәрелә.