Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы «IT-чемпион»-2015 республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы 2016 елның 4 февралендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә. Чара яңа шәһәр Иннополиста узачак. Бу көнне шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе дә узачак. Чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, бәйге кысаларында җыйган балларын укучылар истәлекле бүләкләргә алыштыра ала. Балларны алыштыру ел ахырына кадәр озынайтылды. Бүләкләр тапшыру 2016 елның гыйнварендә район мәгариф бүлекләре вәкилләре аша тапшырылачак.