Татарстан WorldSkills Russia чарасына әзерләнү буенча компетенция регионара үзәге ачылачак

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Билгеле булганча, 2019 елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда уздырылачак. Әлеге ярышларда IT-технологияләр буенча Россия данын яклаячак яшь белгечләрне Казанда әзерләргә җыеналар.
Бу турыда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, бу республика өчен - “зур җиңү”.

- Дөресен генә әйткәндә, һөнәри белем бирүнең кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Аның югары белемнән төп аермасы – ул индустриягә бик якын тора. Мәсәлән, хәзерге вакытта IT-технологияләр тармагында югары белем булуны таләп итми торган өч белгечлек бар. Болар – система администраторы, челтәр администраторы һәм кабель челтәрләрен тәртипкә салу буенча белгеч. Шунысы кызык: бездә аларның барысы да югары белемгә ия. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам – аларны һөнәри яктан беркем дә әзерләми. Әгәр дә студент үз теләге белән өченче курстан ук үз белгечелеге буенча эшли башламаган икән, вуздан соң аны бер ел дәвамында эшләргә өйрәтергә туры килә, - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов IT-паркта югары ук йортлары вәкилләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә.

Министр сүзләренә караганда, чит илләрдә алай түгел. Алга киткән илләр күптән инде белгечләр әзерләгәндә оешма, компания һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Алар яшь белгечләрне, беренче чиратта, гамәли яктан әзерли.

- Без дә бу системаны кулланышка кертергә тиеш, - дип саный Роман Шәйхетдинов.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан WorldSkills Competition чемпионатында IT-технология юнәлеше буенча Россия данын яклаячак яшь белгечләр әзерләү буенча махсус үзәк булдыру карарын кабул иткән дә инде. Шушы көннәрдә аларның бу гаризасы Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгында яклау тапкан.

Шул рәвешле, әлеге махсус үзәк Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында ачылачак. Аны барлыкка китерү буенча эшчәнлек 2016-2017 елларда башкарылырга тиеш дип карала. Биредә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентлар белән беррәттән мәгълүмати технологияләр тармагының яшь белгечләре дә белемнәрен күтәрә алаячак.

Шунысын да билгеләп үтәбез, әлеге үзәк үз алдына бик мөһим бурыч куя: биредә укып чыккан белгечләр 2019 елда узачак WorldSkills Competition чемпионатында 6 компетенциянең 3сендә җиңү яуларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International