"Байтик" компьютер лагерендә 9нчы IT-jump фестивале узды

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген "Байтик" компьютер лагерендә 9нчы IT-jump фестивале узды. Чара бишенче ел рәттән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм казан ИТ-паркы белән берлектә үткәрелә.

Фестиваль лагернең яңа корпусында узды. Бер атна эчендә укучылар командада эшләп, бизнес-проектларны тормышка ашыру серләрен өйрәнеп, проектларын фестивальдә яклаячак.Иң яхшы командалар Казан һәм Яр Чаллы ИТ-парклары бизнес-инкубаторлары резидентлары булуга көрәшә алачак.

Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исеменнән ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International