ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 12 июнь көне бәйрәм көне булу сәбәпле бу көнне почта элемтәсе хезмәтләрен “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә сәгать 10.00-14.00 аралыгында алып була.

2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров гражданнар кабул итәчәк.

9 июнь Postgres Professional компаниясе һәм Иннополис Университеты Россиядә ИТ-өлкәне фәнни һәм мәгариф өлкәдә бергә үстерү турында килешүгә кул куйдылар.

«Новые облачные технологии» һәм Иннополис Университеты берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. «МойОфис» програм тәэмин итү һәм продуктлар вендоры ИТ-вуз өчен мәгариф программалар төзү һәм яңа юнәлешләр булдыру эшчәнлегендә катнашачак.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәре үзенең беренче туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәмдә Россия сәнәгатен тулысынча мәгълүматлаштыру һәм илдә интернет-технологияләр кулланылышын үстерү мәсьәләләренә багышланган ике зур форумның делегатлары катнаша.

Иннополиста старт алган "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе кысаларында берьюлы 6 документ имзаланды.

24-26 июнь көннәрендә Иннополис Университетында Бөтенроссиякүләм робототехника буенча олимпиада узачак, аның төп темасы – чүплекләр белән көрәшү.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

 "Халык контроле" системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелгән.

Бүген Казанга Яндекс компаниясенең генераль директоры Александр Шульгин килде. Эш сәфәре кысаларында делегация Казан ИТ-паркында да булды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопарк буенча экскурсия үткәрде, Бизнес-инкубатор проектлары турында сөйләде.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

LEGO Education компаниясе «STEM педагог 2016» конкурсына нәтиҗәләр ясады. Конкурс башлангыч сыйныф, урта мәктәп һәм өстәмә мәгариф оешмалары укытучылары арасында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International