Россия балалары чүпләр белән көрәшергә өйрәтәчәк

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

24-26 июнь көннәрендә Иннополис Университетында Бөтенроссиякүләм робототехника буенча олимпиада узачак, аның төп темасы – чүплекләр белән көрәшү.

Робототехник хәрәкәтнең максаты - әйләнә-тирә мөһитнең сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары белән пычрануга игътибар юнәлтү.

Бөтенроссия буенча узган сайлап алу турларында 8000 кеше катнашкан. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россиянең 47 регионыннан 1 500 тирәсе катнашучы киләчәк.

Иннополис Университеты Бөтенроссия робототехника олимпиадасын 2014 елдан бирле уздыра.

Бу елның дөньякүләм роботлар олимпиадасы Индиядә Нью-Дели шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International