Иннополиста РИФ.Иннополис башланды

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәре үзенең беренче туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәмдә Россия сәнәгатен тулысынча мәгълүматлаштыру һәм илдә интернет-технологияләр кулланылышын үстерү мәсьәләләренә багышланган ике зур форумның делегатлары катнаша.

 
Иннополиска Россия интернет форумына җыелган белгечләр фикеренчә, хәзер икътисадның һәр тармагы, социаль өлкәнең һәр юнәлеше бары тик интернет-технологияләр кулланган очракта гына үсә алачак. Россия күләмендә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, Идел буе федераль округы бүгенге көндә интернет мөмкинлекләреннән файдалану буенча соңгы урыннарны били. Беренче чиратта, белгечләр 29 миллион кеше яшәгән Идел буе төбәкләрендә интернетта чыга торган гаммәви мәгълүмат чараларының аз булуы цифрлы мәгълүматларны файдалану күләменә зур йогынты ясавын ассызыклый.

 
Россиядә барлыгы 7 368 онлайн гаммәви мәгълүмат чарасы теркәлгән, аларның 5 038е – Үзәк федераль округта. Идел буе федераль округында – 523.

 

 

Шул ук вакытта башка төбәкләрдән аермалы буларак, Идел буе федераль округында интернет аша дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк. Мәсәлән, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 22 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша түләвен, ә һәр унынчы кеше табибны интернет аша чакыртуын, сырхауханәгә дә интернет аша язылуын әйткән. Тикшеренүләр Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләр интернетта шәхси мәгълүматларны, шәхси хокукларны сакларга өйрәтүгә мохтаҗ булуын да ачыклаган.  

– Без Россиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белән төрле төбәкләрдә яшәүче халыкның заманча цифрлы технологияләргә мөнәсәбәтен тикшердек. Аларда цифрлы технологияләрне куллану ешлыгын, интернет мөмкинлекләреннән файдалана һәм куркынычсызлык чараларын күрә белү дәрәҗәсен ачыклап, федераль округлардагы цифрлы грамоталылыкны 10 баллы шкала буенча бәяләдек. Нәтиҗә чыгарганда Росстат, Роскомнадзор мәгълүматларына да таяндык. Бүгенге көндә Россия күләмендә уртача күрсәткеч – 4,79 баллны тәшкил итә. 15 миллион кулланучы булган Идел буе федераль округында ул аеруча түбән – 3,3 балл. Иннополис кебек үзәк сафка бастырылуы Россиядә мәгълүмати технологияләр кулланышына этәргеч бирер дип ышанабыз. Татарстан мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү буенча инде Идел буе федераль округында беренче урынга чыкты, – ди Казанга эшлекле форумга килгән Россиянең “Интернет-технологияләр үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Гребенников.

 

 

Сер түгел, Россия халкының 91,1 процентында бүген мобиль телефон яки смартфоннан файдалана. Ә икенче урында, әлбәттә, планшетлар яки ноутбуклар (41,2 процент), аннан соң – өстәл компьютерлары (33,6 процент). Дүртенчедә – кабельле яки иярченле каналларга тоташкан телевизорлар. Идел буе федераль округы социаль челтәрләрне файдалану күрсәткече буенча, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Урал федераль округларыннан соң бишенче (56,3 процент) булып килә.

Россиядә халыкның якынча яртысы социаль челтәрләр аша аралаша, монда әле яшүсмерләр исәпкә алынмый, югыйсә аларның саны тагын да күбрәк булыр иде. Кулланучыларның 42 проценты даими рәвештә “дусларының” хәбәрләрен укып бара. Ә ул хәбәрләргә җаваплап язып утыручылар 22,6 процентны тәшкил итә. 17,4 процент социаль челтәрдәге үз битен көн саен үз мәгълүматлары, фотолар, аудио, видео файллар белән тулыландыра. 3,5 проценты төркемнәр оештырып, алар белән идарә итә.

 

 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә урта яшьтәге һәр дүртенче кешенең цифрлы фотоаппараты (27,3 процент) һәм планшеты (24,4 процент) бар. Иң аз планшетлар Идел буе федераль округында (16,9 процент) һәм Кырымда (10,5 процент) теркәлгән. Соңгы елларда электрон китаплар файдаланучылар артуы күзәтелсә дә, Россиядә бу күрсәткеч уртача 8,4 проценты тәшкил итеп, Төньяк-Көнбатыш округта ул – 16,4 процент, ә Идел буе төбәкләрендә 3,9 процент тирәсе генә.    

Россиядә интернет һәм цифрлы җиһазлар кулланышының торышын тикшерү нәтиҗәләре, бу өлкәдә халыкның белемен күтәрү турында яңа закон проектлары кабул итәргә, бәлки, мәктәп һәм мәктәпкәчә уку программаларында аерым дәресләр булдырырга, эшмәкәрлеккә дә дәүләт белән уртак проектлар тормышка ашырырга этәргеч бирер дип көтелә. Киләчәктә Россиядә цифрлы белемлелек буенча федераль округларның түгел, ә төбәкләр рейтингын төзергә планлаштырыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International