Бүген Казанга Яндекс компаниясенең генераль директоры Александр Шульгин килде. Эш сәфәре кысаларында делегация Казан ИТ-паркында да булды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопарк буенча экскурсия үткәрде, Бизнес-инкубатор проектлары турында сөйләде.
Очрашуда Яндекс белән алга таба хезмәттәшлек бурында сөйләштеләр.