"Халык контроле" системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелгән.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында барлык теркәлгән гражданнар, этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм сату өлкәсендә закон бозу турында биргән мәгълүмат буенча хокук бозу факты расланган очракта, 1-3 мең сум күләмендә матди кызыксындырылачак.
Мәгълүматны түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: сәүдә, җәмәгать туклануы кагыйдәләрен бозу, этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз җитештерү һәм сату.
Вәкаләтле вазифаи затлар мәгълүматта билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрәчәк. Хокук бозу факты ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе заявка бирүчеләргә акча күчерә.