ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Сочида узган халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы һәм “Россети” оешмасыарасында килешү турында документ төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россети” оешмасы генераль директоры Олег Бударгин имзалады.

Вакытлыча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасын башкаручы Дмитрий Вандюков бүген Югары Осланда өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Мәскәү дәүләт машина төзелеше университетында “Мобиль робототехника” компетенциясе буенча сайлап алу туры узды. Биредә Euroskills-2016 чемпионаты катнашучылары билгеләнде. Чемпионат 2016 елның 1-3 декабрь көннәрендә Швециянең Гетенборг шәһәрендә узачак.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның  3-23 октябрь көннәрендә сәгать 08.00-18.00 аралыгында Лениногорск шәһәрендә ремонт эшләре сәбәпле сынлы эфир телевидение һәм аналог программалары сүндереп торылачак дип хәбәр итә.

30 сентябрь – 1 октябрь көннәрендә Иннополис Университеттында CIO-конгресс узачак.

Чараның программасы белән сайтта танышып була: http://cio-congress.ru/innopolis/

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога эш сәфәре кысаларында Райерсон Университеты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде. 


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

26-27 сентябрь көннәрендә Владивостокта “Дальинфоком 2016” форумы узды.Биредә Россиядә телекоммуникацияләр һәс ИТ-технологияләр базары үсеше трында сөйләштеләр.

“Норматив хокукый актлар буенча җәмгыяти фикер алышу” сервисында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында законга үзгәрешләр кертү турында фикер алышу тәмамланып килә.

Бүген «Байтик» лагерендә IT-Jump проекты катнашучылары ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International