Дмитрий Вандюков Югары Ослан районы яшәүчеләрен өлкәннәр көне белән котлады

2016 елның 30 сентябре, җомга

Вакытлыча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасын башкаручы Дмитрий Вандюков бүген Югары Осланда өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.

Өлкәннәр белән очрашу кысаларында ул “Өлкән буын яшенә карамастан гел алдынгы карашлы, белемгә омтыла”, дип ассызыклады ул. “2015 елның октябреннән 2016 елның октябренә кадәр өченче буын Университетларында 8405 өлкән яшьтәге кеше белем алган, аларны 4741 кешесе компьютер грамоталылыгы буеча укыган”, -дип сөйләде Дмитрий Вандюков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International