Бүген «Байтик» лагерендә IT-Jump проекты катнашучылары ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белән очрашты.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм казан ИТ-паркы белән әзерләнүче проект Татарстан Республикасы мәктәп укучыларын ИТ өлкәдә үз эшләрен булдырырга өйрәтә.
24-30 сентябрь көннәрендә Татарстан районнарыннан 46 кеше командаларга тупланып, булачак проектларына бизнес-планнар төзергә өйрәнәчәк.
Очрашуда Татьяна Камалетдинова Иннополис шәһәре турында да сөйләде.