Кичә Мәскәү дәүләт машина төзелеше университетында “Мобиль робототехника” компетенциясе буенча сайлап алу туры узды. Биредә Euroskills-2016 чемпионаты катнашучылары билгеләнде. Чемпионат 2016 елның 1-3 декабрь көннәрендә Швециянең Гетенборг шәһәрендә узачак.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов сайлап алу чемпионатында беренче урын алдылар. Димәк алар Россия Федерациясе командасын 2016 елның декабрендә Швециядә EuroSkills чемпионатында тәкъдим итәчәк.