Бүген Иннополиста Попов исемендәге технопаркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белән очрашты.
Бүген Казан шәһәрендә Россия Конфедерацияләр Кубогына әзерләнү кысаларында беренче җанатулар Паспортларын тапшыру тантанасы узды. Чара берьюлы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләрендә узды.
Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының Казан төзелеш колледжындагы мәйданчыгында булды. Анда шулай ук Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан төзелеш колледжы директоры Александр Проснев та бар иде.
Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан делегациясе килде. Делегацияне Актүбә шәһәре башлыгы Ильяс Испанов җитәкли. Делегация Казан ИТ-паркында да эш сәфәре кысаларында булды.
Татарстан Республикасы яшәүчеләре “Татарстан Республикасының азык-төгел иминлеге турында” закон проектына үз фикерләрен җиткерә ала. Әлеге фикер алышу “Норматив-хокукый актлар буенча фикер алышу” сервисы аша мөмкин.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Россия Федерациясендә республиканы яхшы имиджын арттыруда керткән өлеше өчен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшен билгеләде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка рәхмәт хатын ТР Предизенты Аппараты җитәкчесе Әсхат Сәфәров тапшырды.
Иннополис Университеты сайтында 2016 ел нәтиҗәләре бастырылды. ИТ-вузда укыр өчен Россиянең 46 регионныннан 9200 гариза җибәрелгән. Шулай ук Болгария, Үзбәкстан, Кытай, Камерун һәм башка илләрдәә дә гаризаләр җибәрелгән.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Мәгълүмати технологияләрен үстерү фонды булдыру турындагы карарга кул куйган. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайты хәбәр итә.
2017 елның 21 гыйнварендә Илгиз Шамил улы Рахманкулов бу якты белән хушлашты. 1979-1991 елланда ул ТАССР элемтә идарәсен җитәкли иде, 1991-1993 елларда - "Связьинформ" оешмасында эшләп алган иде.