Иннополис Университеты сайтында 2016 ел нәтиҗәләре бастырылды. ИТ-вузда укыр өчен Россиянең 46 регионныннан 9200 гариза җибәрелгән. Шулай ук Болгария, Үзбәкстан, Кытай, Камерун һәм башка илләрдәә дә гаризаләр җибәрелгән.
900дән артык абитуриент күрешеп-сөйләшү этабына чакырылган. Барлыгы гыйнвар-июль арасында 15 сайлап алу этабы үткәрелгән. Сайлап алулар нәтиҗәсендә 313 студент укырга алынган. Аларның 125 беренче курска, өченче курска – 57, ә магинстратурага 131 кеше кергән.