Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Россия Федерациясендә республиканы яхшы имиджын арттыруда керткән өлеше өчен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшен билгеләде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка рәхмәт хатын ТР Предизенты Аппараты җитәкчесе Әсхат Сәфәров тапшырды.