Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан делегациясе килде. Делегацияне Актүбә шәһәре башлыгы Ильяс Испанов җитәкли. Делегация Казан ИТ-паркында да эш сәфәре кысаларында булды.
ИТ-паркта кунаклар ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очраштылар.
Очрашу кысаларында мәгълүмати технологияләр үсеше, электрон докуменәйләнеше системасы кертү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.