Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Мәгълүмати технологияләрен үстерү фонды булдыру турындагы карарга кул куйган. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайты хәбәр итә.
"Фонд Россиядә программа тәэминаты, фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлек һәм мәгълүмати-коммуникацион өлкәдә инновацион инфраструктураны үстерүне алга җибәрү максатында төзелде”, – диелгән хәбәрдә.
Яңа структура Россиядә җитештерелгән программа тәэминатын эчке һәм тышкы базарга чыгарырга, шулай ук заказ бирүчеләрне табарга, аларның таләпләрен ачыкларга, продукцияләрне сынап карарга ярдәм итәчәк.
Бу эшкә әлегәчә федераль бюджетта каралган акчалар җитә, дип тә искәртелә.