Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендәге Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ) булды.
Бүген Иннополис Университетында 8нче Бөтенроссиякүләм интернет белән идарә итү форумы башланды. Әлеге чара дөньякүләм интернет челтәре проблемаларына багышланган.
Бу елны форумда АКШ, Кытай, Вьетнам, Армения, Белорусия, Казахстан һәм башка илләр вәкилләре катнаша.
Татарстан өчен табигатьтән файдалану өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук табигатькә тискәре техноген йогынтыны чикләү мәсьәләләре һәрвакыт өстен булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) коллегиясе утырышында хәбәр итте.
RIGF-2017 Интернет белән идарә форумы иртәгә Иннополис шәһәрендә башланачак. Әлеге чара кысаларында берничә мәгариф оешмаларында Интернет өлкәсендә экспертлар лекцияләр уздырачак.
8 апрель сәгать 11.00 Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында ачык ишекләр көне узачак.
10 апрельдә Иннополис Университетында компетенцияләр үзәге балдыру максатыннан мәгариф һәм фәнни оешмалар вәкилләре белән түгәрәк өстәл узачак.
Бүгенге көннән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республиканың муниципаль районнары вәкилләрен “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмати-аналитик системасында эшләүгә өйрәтү семинарлары башланды. Һәр көнне 4 районны исәпләгән укыту апрель ахырына кадәр дәвам ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы беренче утырышы узды.
Узган ялларда ТР элемтә министрлыгы командасы “Сәламәтлек-2017” Спартакиадасы кысалаырнда ядрәдән ату буенча ярышларда катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүмаштыру һәм элемтә министрлыгы Түбән Кама яшәүчеләрен 2017 елның 1 апреленнән 88,2 МГц ешлыгында “Маяк” радиопрограммасы эшли башлавы турында хәбәр итә.