24-26 май көннәрендә Иннополис узучы «Цифровая индустрия промышленной России» (ЦИПР) конференциясе кысаларында ИТ өлкәсендә лидер оешмалары арасында берничә килешүгә кул куелды. Мәсәлән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шәгәлиев һәм "МегаФон" оешмасының Идел буе филиалы директоры Владимир Картушкин арасындагы хезмәттәлек Интернет өлкәсендә үсеш белән бәйле.