Татарстанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстан башкаласына Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Бүген Абдулла Арипов БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International