Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" җәмгыяте президенты Михаил Осеевский белән күреште. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.
Әңгәмә барышында яклар төбәкнең телекоммуникация инфраструктурасын үстерүдәге хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Ростелеком" җәмгыяте президенты Михаил Осеевский һәм "Таттелеком" оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үзара хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул куелды.
Документ нигезендә яклар Татарстанда бишенче буын 5G мобиль элемтәнең тәҗрибә зонасын төзү проектын булдырырга ниятли. Ярты ел дәвамында беркетмәгә кул куючылар аның планын һәм инвестицияләр күләмен килештерергә тиеш.