Бүген Татарстан Республикасына Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев килде. Казанга Бәхетҗан Сагынтаев БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары советы утырышында һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде. Әлеге чаралар иртәгә, 2017 елның 26 маенда узачак.
Яклар алга таба Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы белән Казахстан арасындагы багланышларны алга таба үстерү турында сөйләштеләр.
Бүген эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев Казан ИТ-паркында һәм Иннополис шәһәрендә булды. Кунакны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.