ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов WeGO электрон хөкүмәт халыкара ассамблеясендә катнашты. Чара Ульян шәһәрендә уздырылды.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән “Халык контроле” системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан “Чүплек” категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ремонт эшләре нәтиҗәсендә 2017 елның 4-7 июль көннәрендә 9:15 - 17:00 сәгать аралыгында теле һәм радиоканаллар сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.

Бүген Мәскәүдә Россия һәм Белоруссия төбәкләренең IV Форумы төгәлләнде. Аны Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Белорусь Республикасының Милли Җыены оештырды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Иннполиста  Россиянең эре энергетик компанияләренең ИТ-конференция үз эшен башлады. Чарада 100дән артык энергетик оешмаларның ИТ-бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм  Uber бюджет оешмаларына транспорт хезмәт күрсәтү буенча пилот проект башлап җибәрде. Проект Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында эшли башлады.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында 56 лицеист өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Аларның 19 лицеисты кызыл аттестат алды.

Татарстанга Россиянең эре энергетик компанияләренең ИТ-бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар арасында  Интер РАО, Россети, Русгидро, СО ЕЭС оешмалары вәкилләре бар. Алар 28-30 июнь көннәрендә  Иннополиста узучы «Объединенной конференции ИТ-служб – ИТ и Инновации» форумыннда катнашалар.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.

 Проектка старт бирелгән көннән – 2017 елның 1 февраленнән башлап, Татарстанда 76233 кешегә Җанатар паспорты (FAN ID) бирелгән. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде. Матбугат очрашуы “Конфедерацияләр кубогына Җанатар паспорты (FAN ID) бирү буенча беренче нәтиҗәләр” темасына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International