ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

«ПРОФ-IT. 2017» төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектларының V бөтенроссия бәйгесе финалистлары билгеле булды. «Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә электрон хезмәтләр белән тәэмин итү өчен программа комплексы» («Электрон балалар бакчасы» системасы) проекты максималь балл җыеп, «Мәгарифтә IT» номинациясендә финалга үткән. Шулай ук финалга Башкортстан, Санкт-Петербург, Вологда өлкәсе һәм башка төбәкләрнең проектлары узган.

Бүген Казан милли тикшеренү техник университетында "Синхроинфо - 2017" («Системы синхронизации, формирования и обработки сигналов в инфокоммуникациях») конференциясе узды. Чара ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы вәкилләре дә катнашты.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Күптән түгел Россиянең иң яшь шәһәрендә – Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополиста Бөтенроссия робототехника олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән 597 үсмер килгән иде. Анда Татарстан Республикасы данын яклап Тукай районының Биклән авылыннан да егетләр катнашты, дип яза җирле басма.

Иннополис мәктәбендә Little Ones дип исемләнгән – баланы кече яшьтән тәрбияләү-камилләштерү төркеме ачылды.

Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге буенча республика халкыннан сораштыру үткәрелә. Сайтка керүчеләр аның барышы һәм нәтиҗәләре белән таныша ала.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Укырга дөрес кер” мобиль кушымтасы Google Play һәм App Store өчен эшләнгән. , Ул түләүсез һәм анда рекламалар юк. Яңа сервис 2017 елга студентлар кабул итүче Россия югары уку йортлары турында мәгълүмат бирә.

Югары профессионализмы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә керткән өлеше өчен ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинованы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мактаулы грамота белән билгеләнеп узды.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген ИТ-паркта Blockchain Meetup чарасы үткәрелә. Әлеге форумда бизнес һәм үсешендә перспектив технологияләр үсеше турында сөйләшәләр.

Бүген  ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Сергеевна Камалетдинова юбилеен билгели! Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Татьяна Сергеевнаны юбилее белән котлый һәм алда бәхетле көннәр тели!

 «Maksat.pro» ИТ-парк резидентының онлайн-технологияләре  FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының 17нче оештыру комитетына катнашучылар белән эшләүне җайландырачак. Әлеге чара Будапешт шәһәрендә 14 июльдән 30 августка кадәр үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International