27-29 август көннәрендә ИТ-паркта Блокчейн: новая нефть России» дип аталган Бөтенроссиякүләм конференциясе узачак. Чарада Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 400ләр катнашучы көтелә.
Әлеге чара турында "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Идеядән эшләүче прототипка кадәр нибары 42 сәгать биреләчәк, диде ул. Сессия нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект 5 мең доллар акча белән бүләкләнәчәк.