ТР Президенты ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгариф проектлары белән танышты

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген Мөслим авылында «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Киңәшмә кысаларында аңа "Кодвардс" мәгариф проекты тәкъдим ителде.

 Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проектларның заманча күргәзмәсен карады, декоратив эшләнмәләр ярминкәсендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына укытучылар өчен ноутбукларга сертификатлар да бирде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, республика педагоглары 17,5 мең ноутбук алган инде, тагын 11 меңне тапшырасы калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International