"Халык инспекторы" дәүләт мәгълүмати системасында "Хәрәкәт вакытында телефон куллану" категориясе июньдә барлыкка килде.
Бу вакыт эчендә системага 180 гариза килгән.
Хәзер юлдагы тәртипне күзәтүче "халык" инспекторлары руль артында телефоннан сөйләшергә яратучылар турында системага белдерү җибәреп аларны административ җаваплылыкка тартырга ярдәм итә алачак.
Транспортта хәрәкәт иткән вакытта телефон куллану өчен 1500 сум күләмендә административ штраф салу каралган. Шулай да, күп кенә шоферлар, җаваплылыкка тартылудан курыкмыйча, транспорт белән идарә иткән вакытта телефоннан сөйләшүне һәм төрле мессенджерлар куллануны дәвам итәләр. Моның нәтиҗәсендә машина йөртүченең игътибары кими һәм юлларда авария тудыручы хәлләрнең килеп чыгуына сәбәп була.
Яңа категорянең тәлапләре буенча, "Халык инспекторы" системасына кулланучылар урнаштырган видеоязмада кагыйдә бозучы машинаның дәүләт номеры һәм кагыйдәне бозган вакытта автомобильнең хәрәкәт итүе күрсәтелергә тиеш.