Бүген Россиядә Швеция посолы Петер Эриксон Казан ИТ-паркында булды. Кунакны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев озатып йөрделәр.
Кунаак технопарк тарихы турында сөйләделәр һәм аның инфраструктурасы белән таныштырдылар. Шулай ук Петер Эриксон «Air Technology» стартапы җитәкчесе Мария Шаблинская белән очрашты.