19 сентябрьдән башлап Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан башлангыч сыйныф укытучылары өчен куркынычсыз интернет дәресләрен әзерләү һәм үткәрү буенча семинарлар оештырыла.
017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр Россия Почтасы ил буенча урнашкан бүлекләрдә басма матбугатка ярдәм йөзеннән «Почта белән укыйбыз» акциясе уздырачак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-директорлар конгрессы уздыручы "Мәскәү кичләре" чарасында катнашты.
19 сентябрьдән башлап Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан башлангыч сыйныф укытучылары өчен куркынычсыз интернет дәресләрен әзерләү һәм үткәрү буенча семинарлар оештырыла, дип хәбәр ителә идарә тармагы сайтында.
Узган ялларда югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта Бизнес-инкубаторына 27нче стартап-проектлар сайлап алу узды. Чарада катнашырга Россиянең төрле шәһәрләреннән 100дән артык гаризә килгән булган. Экспертлар алдында презентация ясар өчен 30 проект авторлары чакырылган.
үген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында, әлеге илнең Премьер-министр урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
Татарстан Премьер-министры "Ак Барс банк"ның “Яңа базарны яулау” темасына багышланган эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды. Иртәнге аш бу көннәрдә Казанда узучы "Киләчәккә караш" форумы кысаларында булды.
21-28 сентябрь көннәрендә Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак.
Бүген Казанда эш сәфәре кысаларында РФ гадәттән тыш хәлләр буенча министры Владимир Пучков Татарстанның «ГЛОНАСС +112» системасы эшчәнлеге белән танышты. Казан ИТ-паркы буенча кунакны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр минисиры Рәфис Хабибуллин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагилов озатып йөрде.
Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) электрон юлламаларга тест үткәрә башлаган. Алар Россиядә 2018 елның 1 гыйнварында пәйда булырга тиеш. Бу этапта яңа сервис мөмкинлекләрен туроператорлар һәм турагентлар бәяли алачак.