Татарстанда ЕГИССОга тоташтыру буенча эш дәвам ителә

2017 елның 24 ноябре, җомга

Үткән сишәмбе көнне Санкт-Петербургта РФ субъектларның вәкилләре белән киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә регионнарны Бердәм дәүләт информацион социаль тәэмин ителү системасына (ЕГИССО) тоташтыру соравы буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы вәкиле буларак информатизация һәм элемтә министры урынбасары Азат Мугинов катнашты. 

Шуны әйтергә кирәк, ЕГИССО федераль, региональ һәм муниципаль социаль яклау сферасындагы реестрларда 
булган барлык мәгълүматне берләштерәчәк. Бу эш бюджет акчасын планлаштыру процессын яхшыртачак, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү объемын күзәтү дәрәҗәсен күтәрәчәк. 

Кешеләр шулай ук ЕГИССО порталындагы личный кабинет аша социаль ярдәм буенча персональ тулы мәгълүмат таба алачак. Тиешенчә, ярдәмне алу өчен дә әзрәк вакыт әрәм ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International