Күпфункциональ үзәктә нинди дәүләт хезмәтен алып була?

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Күпфункциональ үзәкләр (МФЦ) кешеләргә "бер тәрәзә" принципы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтен күрсәтә. Алар арасында Росреестр ярдәме, салым хезмәте, МВД, Пенсия Фонды, социаль иминлек хезмәтен күрсәтү Фонды, Роспотребнадзор, хөкем приставлар хезмәте һәм башка оешмалар, идарә тармаклары. 

МФЦ РФ гражданы паспортын алу яки алыштыру, "иске үрнәк" загранпаспортын, күчемсез милеккә хокук регистрациясен, кадастр хисабына басу өчен гариза кабул итә, шулай ук хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзер документлар бирә. 

Монда ук төрле түләүләр һәм дәүләт акчалата җыемнарны түләп була. 
2017 елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча "Мои документы" татарстан үзәкләре 2,7 млн. күләмендә хезмәт күрсәткән. 
МФЦ хезмәтләренең тулы исемлеге http://mfc16.tatarstan.ru сайтында күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International