ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сингапурда эш сәфәрен кыла. Делегациянең башлыгы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (ТКҮ-КИТЭТ) 7 укытучысы һәм 21 студенты тантаналы рәвештә тармаклы предприятиеләрдән исемле стипендия алды.
Татарстан Республикасы бюджетынан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан исеменнән кабат субсидиялар тапшырыла.
1-2 октябрь көннәрендә ТРның премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендә эш сәфәре белән Япониядә.
1 октябрь көнне Югары ослан районында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. ТРның мәгълүматлаштыру
һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагыйлов республика җитәкчелеге исеменнән район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
Куркынычсыз интернет дәресләре - төп персонажлары Митясик һәм Интернешка булган, куркынычсыз интернет кагыйдәләре турында сөйли торган җиде вакыйга ул. Һәр вакыйга интернет-мохиттагы бер куркыныч очрак турында сөйли һәм баланы теге яки бу очракта кагыйдәләрдән нәтиҗәле кулланырга өйрәтә.
Татарстан Республикасында 2017-2018 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны туплау тәмамланды.
Бүген Казанда "Чикләрсез радио" II халыкара тармак фестивале cтарт алды. Чарада Россиянең һәм төрле чит илләрдәр 200дән артык радио вәкилләре катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Чарада министрлыкның 40 ветераны җыелды. Ветераннарны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламлады.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы кулланучылары Россиянең пенсия Фондының төрле хезмәтләрен электрон рәвештә алуы ихтимал. Аларның берсе - күпфункционал үзәкләрдә пенсия күләме турында справка алу.