Үткән ялларда Иннополиста регионнарара "Школа будущего сегодня" конференциясе узды. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Информацион технологияләр үзәге (ЦИТ РТ) , Иннополис лицее һәм Microsoft. Конференциядә 150 артык информатика укытучылары, Мәскәүдән, Казаннан, Татарстанның төрле районнарыннан килгән методистлар һәм ИТ-специалистлар мәгарифны үстерүче тенденцияләрне тикшерү максаты белән катнаштылар.
ЦИТ РТ башкарма җитәкчесе Татьяна Камалетдинова конференция максатын "укытучыдан укытучыга" тәҗрибә уртаклашуда, мәктәптәге информацион технологияләр буенча алдынгы практикаларны күрсәтү һәм тапшыруда, шулай ук укытучыларның бу өлкәдә квалификациясен күтәрүдә күрә.