"Школьный эко-патруль" мобиль кушымта яңартылды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә "Школьный эко-патруль" кушымтаның яңартылган версиясе чыкты. 
Кушымтаны Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы махсус балалар өчен уйлап чыгарды. Бу кушымта ярдәмендә балалар табигатьне саклый торган законнарны бозучы фактлар турында тиз арада хәбәр итә алалар. 

Хәзер законны бозучы вакыйганы (мәсәлән, рөхсәт ителмәгән урында чүплек урнашуны) фотога төшерүдән соң, Интернет тоташтырылмаган булса да, гариза җибәрүен биш көнгә читкә алып куярга була. Төшерелгән материал каралама булып сакланып калачак. Беркадәр вакыт узгач кушымта җибәрүне яңадан яңартырга дип тәкъдим итәчәк. Шулай ук, кулланучыларның мөрәҗәгатләре буенча кушымтаның кечкенә кимлекләре һәм хаталары төзәтелде. 

Кушымтаның яңа варианты белән iOS һәм Android платформа нигезендә кулланырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International