Бүген Казанда "Молодые профессионалы" (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы - 2017 региональ чемпионатының төп этабы башланды.
Бәйгедә катнашыр өчен 16 - 22 яшьтәге 800 дән артык катнашучы килде. Алар арасында 91 компетенциядә катнашучылар һәм 764 эксперт. Бәйгедә шулай ук "ВорлдСкиллс Юниор" стандартлары буенча 14-16 яшьлек 131 конкурсант та катнаша. Чара төп 6 мәйданда уза.
Мәйданнарның берсе - чемпионат ачылышы узган Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы. Монда ук 12 ИТ- компетенция буенча бәйге узачак. Алар арасында - система администрированиясе, бизнес буенча программа карарлары, график дизайн, видео җитештерү, веб-дизайн һәм горн чыгару ысулы, санак уеннарын һәм мультимедия кушымталарын уйлап табу, информацион кабель челтәрләре, мобиль робототехника, прессадагы басма технологияләр һәм башкалар. Бу компетенцияләр буенча бөтен республикадан килгән 100 якын катнашучы ярышачак.