Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Вьетнамда. Бүген Хошимине шәһәрендә "Вьетнам-Татарстан" бизнес-форумында республиканың ИТ-инфраструктурасын тәкъдим итте.
Россиянең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов сүзләренчә, 2020 елга илләр арасында товар әйләнешен 20 млрд сумга җиткерү планлаштырыла. Быел беренче яртыеллыкта ул 20 процентка үскән.
Миңнеханов Вьетнамда Татарстан продукциясенең киң танылу алуын билгеләп үтте. Болар “КАМАЗ” йөк автомобильләре, Ми-17 вертолетлары, Яшел Үзәннең “Гепард “ фрегатлары һәм башкалар. Республикалар арасында узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкырдан артыкка үсеп, 60 млн долларны тәшкил иткән.
Хошимин Халык комитеты рәисе урынбасары Ле Тхань Ли халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан белән эшлекле элемтәләрне ныгыту ике илгә дә файда китерәчәгенә ышануын җиткерә.