Казан һәм Яр Чаллы ИТ-парклары Россиянең иң эффектив технопарклар исемлегенә керделәр. Кластерлар һәм технопарклар ассоцияциясе Россия технопаркларының 2нче милли рейтинг нәтиҗәләрен чыгарды.
Россиянең югары уку йорты вәкилләре роботехника үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр.
Бүген Россиянең Дәүләт Советы депутатлары Казандагы ИТ-паркта Татарстанның социаль проектлары белән таныштылар.
Яр Чаллы ИТ-паркы яңа стартаплар эзли. 2-3 декабрь сайлап алу турлары узачак. Яңа заманча технологияләр проектлары авторлары яңа идеяләр тәкъдим итәчәкләр.
Футбол буенча дөнья чемпионатына җанатар паспорты алу буенча теркәлү ачык. Тулырак мәгълүмат - fan-id.ru сайтында.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәте Порталында нинди ярдәм алып була? Ничек теркәлергә? барлык сорауларга җавап 2 ноябрь Татарстан радиосында тыңлап булыр.
Казан ИТ-парк резидентлары "Айда Инвест" 14нче Глобаль технология симпозиумында AGRARIUM цифр артелен официаль тәкъдим иттеләр. Белгечләр әйтүенчә, заманча технологияләр бөтендөньядан агро-техно эшмәкәрләрне Халыкара кулланучылар кооперативына берләштерә.
11-15 декабрь көннәрендә Иннополис Университетында илнең санлы икътисадын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлгән DigitalSkills – информацион технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча тармаклы чемпионат узачак.
24-26 ноябрь көннәрендә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы Kazan Startup Weekend 2017 – технология эшмәкәрлеге тармагында иң көтелгән һәм престижлы чараны оештыра.
Табиб кабул итүенә язылу – Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе.