Татарстанда архив справкаларын онлайн алып була

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында ТРның дәүләт хезмәтләре порталына яңа сервис кертү буенча брфинг узды. 

Җыелышта ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, ТРсы буенча РФнең Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, ТРның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. 

"15 гыйнвардан башлап ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәте Порталы аша архив справкасын алыр өчен гариза калдырып булачак", - дип белдерде Тимур Зарипов. Бу справка эш стажы һәм эш хакы буенча архив справка булачак. 

ТРның Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биргәннән соң 21 эш сәгате дәвамында бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International