ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгында Huawei компаниясеннән "ТРда санлы трансформация элементлары" дип аталган семинар узды. Чарада Татарстан идарәләре, оешмалары вәкилләре катнашты.
Очрашу мәгълүмати технологияләрнең компаниядә эшләү үзенчәлекләре презентациясе белән башланды.
IOT Huawei Russia үсеш юнәлеше директоры Марат Нуриев "Акылы шәһәр" проекты турында сөйләү белән башланды. Гади платформа базасында эшләнгән проект, урыннан мәгълүмат җыюны тәэмин итә. Барлык мәгълүмат шәһәрне оператив рәвештә идарә итү үзәгенә җыелып бара. Ул шәһәр инфраструктурасын яхшырта.