Икътисад зоналары резидентлары өчен тарифларны төшерәләр

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

№436-ФЗ «Россия Федерация Салымнар Кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым законнар чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү» законы буенча махсус техник икъдисади зоналар резидентлары иминлек өчен түләүнең льготалы ставка кулланырга хакы бар.

Әлеге хак информацион технологияләр өлкәсендә эшләүче Россия оешмаларына 14 % күләмендә (вакытлыча хезмәт күрсәтә алмаган очракларга мәҗбүри социаль иминлек түләүләр һәм чит ил гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яши торган, гражданлык хокуклары булмаган гражданнарга ярдәм күрсәтүче башка түләүләр 1,8 % ставкасы хисапка алынмый) 2023 елга хәтле бирелә. 

2017 ел ахырында Татарстан Республикасы идарәчелеге Россия Федерация Президенты Владимир Путинга ОЭЗ ТВТ "Иннополис" резидентлары өчен иминлек түләүнең түбән 14% ставкасын саклап калу соравы белән мөрәҗәгать иттеләр. 

Россия Федерация Салымнар Кодексына кертелгән әлеге үзгәрешләр Республикабызда ОЭЗ "Иннополис" резидентларын саклап калу мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International