29 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Казандагы 18 нче мәктәптә «Цифрлы дәрес» узачак. Дәресне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин үткәрәчәк.
ИТ-компанияләр хезмәткәрләре 22 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Дәүләт хезмәтләре аша 2024 елның язгы чакырылыш кысаларында армиядә хезмәт итүне кичектерү өчен гариза бирә алачак.
26 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Казанның 19 нчы гимназиясендә «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес узачак. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрәчәк.
«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар - Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, ВЭБ.РФ. Идеяне идея.росконгресс.рф платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.
23 гыйнварда 10: 00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортлаучыга нәрсә белергә кирәк?» вебинары үткәрелә.
2024 елның 26 гыйнварында 11:00 сәгатьтә Казахстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге катнашында «Казахстан Республикасында бизнесны хокукый җайга салу» темасына онлайн-семинар үткәреләчәк. Семинар «Татарстан.Kz» бизнес-клубы утырышы кысаларында узачак.
Бүген Бәшир Рәмиев исемпендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм башкалар катнашты.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2023 елда Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагының эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар турында» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегиясе утырышы уза
ИТ-компанияләр хезмәткәрләре 22 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша 2024 елның язгы чакырылышы кысаларында армиядә хезмәт итүдән кичектерү өчен гариза бирә алачак.
Хәзерге вакытта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы 2023 ел өчен хисап кампаниясенә «Оешманың инновацион эшчәнлеге турында мәгълүматлар» федераль статистик күзәтүнең № 4-инновация формасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына инновацияләргә чыгымнар күләме турындагы мәгълүматның тулылыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү максатларында әзерләнә.