Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның Катар Дәүләтенә рәсми визитын Дохадагы «ИТ-парк» ДАУ бизнес-миссиясе дәвам итте.
Цифрлаштыру министры урынбасары Булат Габдрахманов җитәкләгән әлеге миссия кысаларында «ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов һәм Катар Дәүләтенең идарә итүче гаиләсе әгъзасы, Al ADID Business Holding компаниясе хуҗасы Шәех Сухаим Бин Әхмәт Бин Солтан Бин Җәсем Әл Тани арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Әлеге килешүнең төп максаты Катарда Татарстаннан алдынгы технологияләргә нигезләнгән IT-проектларны гамәлгә ашыру үзәген булдырудан гыйбарәт. Бу үзәк Катарның үзендә дә, Фарсы култыгы илләрендә дә бизнеска ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
"Шул рәвешле, Татарстанның инновацион эшләнмәләре яңа базарларга һәм халыкара дәрәҗәдә масштабланырга мөмкинлек алачак. Бу безнең республиканың глобаль цифрлы экосистемадагы позицияләрен ныгытуда мөһим адым", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин.