ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Чаллыда узучы «Open Innovations Startup Tour» форумының пленар дискуссиясендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков яшь эшмәкәрләргә Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Татарстанның 1,5 мең ирекле кеше махсус курслар узды, анда цифрлы телевизион сигнал кабул итү өчен кулланучылар җиһазларын дөрес итеп төзергә өйрәнделәр. Алар алган белемнәр белән цифрлы телевидениене мөстәкыйль рәвештә тоташтыра алмаган татарстанлылар белән уртаклашачак.

Бүген Яр Чаллының «ИТ-парк» технопаркында «Open Innovations Startup Tour» старт алды - перспектив инновацион проектлар эзләү буенча Россиядә һәм БДБ илләрендә иң зур чара. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Нидерланд Корольлегендә эш сәфәрендә, аның кысаларында ул Амстердам һәм Эйндховен шәһәрләрендә булачак.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычларны билгеләделәр.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Бүген «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында финанс сервисларын эшләү буенча IT-хакатон старт алды. Чара Ак Барс банкы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар университеты белән берлектә үткәрелә.

«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмати иминлек үзәге җитәкчесе Сергей Петренко киберһөҗүмгә каршы тору буенча уку модульләре сериясен әзерләүдә һәм үзгәртүдә, шулай ук Венада һәм Тбилисида киберкуркынычсызлык эксперт төркемнәре эшендә катнашты. Утырышта барлыгы 24 җәмәгать эксперты катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә укырга керү өчен льготаларны раслау кирәклеге турында искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International