ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, «Сәнәгать Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясенең беренче көнендә 6 килешү имзаланды, 40 Россия һәм чит ил компаниясе гомуми мәйданы 2 мең кв.метр булган күргәзмә экспозициясендә катнашты.

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасында беренче «Кайнау ноктасы» – инновацион проектлар эшләү өчен мәйданчык ачылды. «Кайнау нокталары - Казан» эшчәнлегенең төп юнәлешләре «цифрлы трансформация», «тотрыклы үсеш» һәм «халыкара кооперация», ә төп бурыч - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 22 майда, ЦИПР-2019 конференциясе кысаларында, Иннополис территориясендә җыю авиация производствосы һәм эксперименталь авиация аэродромы төзелешенә старт бирелде. Төзелешне тантаналы рәвештә башлап җибәрү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда 30 нчы апрельдә мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы тәмамланды. Аны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 нче майда Казанда узачак.

22 нче майда 15:30 сәгатьтә ЦИПР-2019 конференциясе кысаларында Иннополис Университеты территориясендәге скверда Татарстан Республикасының уртак проектын һәм яңа производство төзү буенча Ростех дәүләт корпорациясен гамәлгә ашыра башлау тантанасы узачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Ворлдскиллс 2019 «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалында Татарстаннан 11 ИТ-компетенция буенча 34 кеше катнаша, алар арасында мобиль робототехника, мобиль кушымталар эшләү, мәгълүмати кабель челтәрләре, веб-дизайн һәм эшләү, компьютер уеннары өчен 3 D модельләштерү һәм башкалар бар.

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Кванториада-2019» Республика фәнни-техник иҗат конкурсы узды, ул инновацион проектлар авторларын 6 яшьтән 18 яшькәчә җыйды.

23 нче май көнне Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында төбәктә беренче «Кайнау ноктасы - Казан» күмәк эш пространствосы ачылачак, ул эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, хакимият органнары вәкилләрен һәм Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен актив яшьләрне берләштерәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «ТРПЦ» филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре башкарылуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә  Югары Ослан районының Рус Макулово һәм Мамадыш районының Кече Кирмән авылларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары өзелеп торырга мөмкин.

Узган атнада югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Digital Start» яшьләр цифрлы эшмәкәрлек форумы узды, ул бер мәйданчыкта актив яшьләрне, компания җитәкчеләрен, бизнес вәкилләрен һәм ИТ-бергәлек вәкилләрен берләштерде. Әлеге чара ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International