Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, алар дөнья ярышларында Россия җыелма командасы составында Татарстанның IT-потенциалын тәкъдим иттеләр, шулай ук аларның тренерлары һәм укытучылары белән очрашты.
6 сентябрьдә «Кайнау ноктасы – Казан» күмәк эш киңлегендә дәүләт һәм бизнес вәкилләре өчен "DigITall" беренче форсайт-сессия узачак. Алга киткән идеяләр генерациясе һәм диалог өчен бер мәйданчыкта беренче тапкыр хакимият органнары, фәнни учреждениеләр, бизнес һәм стартап-проектлар вәкилләре берләшәчәк, нәтиҗәдә Татарстанның цифрлы трансформациясенең юл картасы формалаштырылачак.
Уку елы башлану белән, гадәттәгечә, республика мәктәпләре укучылары өчен «Мәктәп экопатруле» дигән алтынчы конкурс башлана. Мәктәп укучылары законсыз чүплекләр табалар һәм бу турыда «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына видео-хәбәр җибәрә.
Бүген «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференцияне оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан ярминкәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Татарстан Республикасында Яндекс. Лицейга җыелу башланды. Бу - программалаштырырга өйрәнергә теләгән укучылар өчен бушлай курслар. Әлеге курсларга эләгү өчен логик фикер йөртә белүгә онлайн-тестны уңышлы узарга, ә аннан соң әңгәмә узарга кирәк. Керү өчен гаризаны проект сайтында 11 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
2019 елның 1 ноябренә кадәр студентлар һәм 28 яшькә кадәрге яшь IT-белгечләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Honor Cup 2019 Евразия ярышларында катнашырга чакырыла. Конкурс һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашты.
Бүген «Казан ноктасы» күмәк эш киңлегендә Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды. Анда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, «Бердәм Россия» партиясенең эш төркеме әгъзалары, шулай ук регионның бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Словениядә узган олимпиадада 23 илдән 86 программист катнашты. Россия җыелма командасы составына дүрт укучы керде, шул исәптән яшь казанлы да. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Узган елның 28 августында Иннополис көндәлек эшләр өчен пилотсыз таксилардан файдаланырга мөмкин булган дөньяда беренче шәһәр булды. Бүгенге көндә әлеге шәһәрдә яшәүчеләр пилотсыз автомобильләрдә инде 4 меңнән артык сәяхәт кылган.