Айрат Хәйруллин «МТС» ГАҖ региональ үсеш буенча вице-президенты белән очрашты

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш Министрлыгында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин һәм «МТС» ГАҖ региональ үсеш буенча вице-президенты Игорь Егоров очрашуы узды.

Очрашу барышында яклар дәүләт һәм бизнес-хезмәтләр өлкәсенә цифрлы технологияләрне кертү перспективаларын, шулай ук республикада элемтә хезмәтләре күрсәтү сыйфатын һәм Интернет челтәренә керү мөмкинлеген арттыру мәсьәләләрен карадылар.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, ул Татарстанда кәрәзле элемтә сыйфаты турындагы барлык мөрәҗәгатьләрне шәхсән укый. "Төп проблемалы зона - Казан - Яр Чаллы трассасы", - дип ассызыклады министр.

Үз чиратында, «МТС» ҖАҖнең төбәк үсеше буенча вице-президенты Игорь Егоров цифрлы хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә кертү мәсьәләсендә Татарстанның үсешен югары бәяләде. «Татарстанның цифрлаштыру турында күп ишетәм. Бу сезнең регион - бөтен планетадан алда», - диде Егоров.

Исегезгә төшерәбез, «МТС» ҖАҖ Татарстан Республикасында мобиль, фиксацияләнгән телефон элемтәсе, интернетка, кабельле һәм спутник ТВ-тапшырулары, санлы сервислар һәм мобиль кушымталар, финанс хезмәтләре һәм электрон коммерция сервислары, ит-чишелешләр, мониторинг, мәгълүматларны эшкәртү, болытлы исәпләү һәм электрон документ әйләнеше өлкәсендәге хезмәтләр күрсәтә.

Бүген МТС Татарстан кәрәзле элемтә операторлары арасында абонентлар саны буенча 1 урында - 2,3 млн абонент, шулай ук республикада 4G база станцияләренең гомуми саны буенча – 1824. 2014 елда компания Татарстан Республикасында 4G LTE мәгълүматларын тапшыру челтәрен эшләтеп җибәрде, ул республиканың 300 торак пункты территориясендә мәгълүматларны югары тизлекле тапшыру хезмәтен тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International